2019 елның 28 гыйнварында МБУК. “Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының С. М. Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее" Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары белән берлектә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чара үткәрде.
Мәктәпнең Яшьармия хәрәкәтендә катнашучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы дәһшәтләре турында сөйләүче әдәби композиция белән чыгыш ясадылар., Ленинград блокадасының фаҗигале битләрен искә төшерделәр.