Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Бер үк вакытта хәбәр итәбез, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде (алга таба – килешү). Әлеге килешү белән 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 12000 сум күләмендә билгеләнә дип каралган.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында " Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2019 елның 1 гыйнварыннан аена 11 280 сум күләмендә).

Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр .Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Шуңа бәйле рәвештә, хезмәт хакын ай эчендә исәпләгәндә, алар тарафыннан эш вакытының айлык нормасын (хезмәт бурычларын үтәү) тулысынча эшләп, билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан кимрәк эшләгән очракта, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатларында, Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Белешмә өчен:

 Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.27 статьясы: «Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукларын эченә алган башка норматив хокукый актларны бозу» Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.27 статьясының 6 өлеше нигезендә, хезмәт хакын, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында гамәлгә ашырыла торган башка түләүләрне тиешле срокларда түләмәгән яки тиешле күләмдә түләмәгән өчен, әгәр дә бу гамәл җинаять җаваплылыгына тартылу гамәлендә булмаса, яисә хезмәт хакын хезмәт законнарында каралган күләмнән кимрәк күләмдә билгеләгән өчен - урындагы затларга кисәтү яки ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырып тормыйча гына гамәлгә ашыручыларга – бер мең сумнан биш мең сумга кадәр; юридик затларга – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр административ штраф яный.

Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.27 статьясының 7 өлеше нигезендә, 5.27 статьяның 6 өлешендә каралган административ хокук бозуларны гамәлгә ашырган өчен, шундый административ хокук бозулары өчен алдарак та административ җәзага тартылганнары булган затларга, әгәр дә бу гамәл җинаять җаваплылыгына тартылу гамәлендә булмаса – урындагы затларга егерме мең сумнан утыз мең сумга кадәр штраф яки бер елдан алып өч елга кадәр дисквалификация; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырып тормыйча гына башкаручы затларга – ун мең сумнан алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга – илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр административ штраф яный

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International