Марат Әхмәтов: тулаем тәүлеклек савым буенча Кукмара, Балтач һәм Әтнә районнары алда бара

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварга Кукмара районында тәүлегенә 250 тонна сөт савылган. Бу республиканың гына түгел, Россиянең башка төбәкләре арасында да иң яхшы күрсәткеч. 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 5 процент. Икенче урында Балтач районы – 220 тонна (үсеш 8 процент), өченче урында - 204 тонна сөт җитештерүче Әтнә районы (узган ел белән чагыштырганда үсеш 5 процент).

2018 елга иң югары үсеш белән Әлмәт (үсеш 35%), Түбән Кама (15%), Актаныш (14%), Тукай (12%), Яңа Чишмә (11%) һәм Саба (10%) районнары эшли.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы җәйгә Саба һәм Актанышның да тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерәчәгенә ышаныч белдерде.

«Җирле хакимиятнең моңа көче җитсә, без Арча, Әлки, Мамадыш районнары алдына да шундый бурыч куярга хокуклы», – дип искәртте министр.

Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда тәүлеклек савым кимү күзәтелә. Минзәлә, Кама Тамагы, Бөгелмә, Мөслим, Спас районнарында сөт җитештерүгә игътибар итәргә кирәк.

Өстәмә хәбәр итәбез, быел гыйнвар-февраль айларында сыерлар саны кимемәгән очракта,

сатылган һәр 1 литр сөткә Президент өстәмә ярдәмен исәпкә алып 1,2 млрд. сум субсидия җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International