2018 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата дәүләт кадастр бәясен актуальләштерү буенча эшләр башкарылды. Агымдагы елның 1 гыйнварында күчемсез милек реестрына яңартылган мәгълүматлар кертелде. Бәяләү "Дәүләт кадастр бәяләве турында" гы яңа закон нигезендә үткәрелде, ул күчемсез милек объектларын бәяләүнең яңа кагыйдәләрен билгеләде: әгәр элек моның белән бәйсез (шәхси) Бәяләүчеләр шөгыльләнсә, хәзер бурычлар «ТР Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә йөкләнгән. Техник инвентаризацияләү вакытында 270 меңавыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре ачыкланган. Бер кв.метрның уртача бәясе 4,68 сум тәшкил итә.
Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында актуаль мәгълүматны күчемсез милек реестрыннан кадастр бәясе турында белешмә соратып алып КФҮ офисларында алырга мөмкин. Ул 5 эш көне эчендә әзер булачак.
Бу мәгълүматларны алу өчен Росреестр порталында электрон сервистан файдаланырга мөмкин. Кадастр бәясен онлайн режимда карарга мөмкин: “Күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат” һәм “Җәмәгать Кадастр картасы” сервислары ярдәмендә.
ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте.