Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллинның 2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы белән башланды.
2018 елда башкарылган эшләр турында Түбән Әлки мәктәбе директоры Фәнис Мисалов, Югары Әлки балалар бакчасы мөдире Лилия Яруллина, "Яшь Көч" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов, авыл хуҗалыгы оешмалары вәкиле Таһир Абдуллин хисап тотты. 2018 елда җирлектә оператив хәл, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүгә һәм социаль мошенниклык профилактикасына юнәлдерелгән чаралар белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченные Марсель Сафин таныштырды.
Республикада һәм районда эшләүче авыл хуҗалыгы программалары турында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев сөйләде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина халыкны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау күләмнәре белән таныштырды.
Аннары район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Халык сорауларына җаваплар бирелде.
Алдынгылар бүләкләнде.