Кошки авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллинның 2018 елда башкарылган эшләр турындагы отчеты белән башланып китте.

2018 елда башкарылган эшләр турында Татар Төгәлбай клубы мөдире Хәмит Сәгыйров, балалар бакчасы мөдире Тәкҗимә Хәйретдинова, Кошки клубы мөдире Татьяна Матвеева, китапханәче Надежда Павлова, "Хузангай" ҖЧҖ вәкиле Иван Кудряшов хисап тотты. 2018 елда җирлектә оператив хәл, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүгә һәм социаль мошенниклык профилактикасына юнәлдерелгән чаралар белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченные Виктор Горячев таныштырды.

Республикада һәм районда эшләүче авыл хуҗалыгы программалары турында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәрит Вәгыйзов сөйләде

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина халыкны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау күләмнәре белән таныштырды.

Аннары район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Халык сорауларына җаваплар бирелде.

Алдынгылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International