Кулларында тәүге паспорт

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

Базарлы Матак, Югары Әлморза, Юхмачы урта мәктәпләре, Н. Дәүли исемендәге гимназия укучылары бу көнне дулкынландыргыч һәм тантаналы шартларда кулларына беренче тапкыр Россия гражданы паспортын алдылар.

Федераль миграция хезмәте идарәсенең Әлки территориаль пункты начальнигы Эльвира  Хәкимова, үсмерләргә аларның шәхесен раслаучы төп документны тапшырып,  Россия паспорты белән горурлануларын, аны күз карасы кебек саклауларын, Ватаныбызның тугры һәм лаеклы гражданнары булуларын теләде. Бу теләкләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, музей директоры Йосыф Зарипов та кушылдылар.

Паспорт алган һәр егет һәм кызга истәлекле бүләк тә тапшырылды. Аннан алар өчен кызыклы экспонатларга бик бай булган музей буенча экскурсия оештырылды.

Эчкерсез аралашу, фикер алышу әлеге тантаналы вакыйганы тагын да баетты. Һәрхәлдә, Россия паспортын тәүге кат кулларына алу вакыйгасы матур истәлек булып бу яшьләрнең хәтерендә әле озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International