Әлеге акция 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам итә. Бу атна башында Әлки лесничествосы хезмәткәрләре кабат урманнарны җыештырырга чыктылар. Базарлы Матак, Чуаш Кичүе, Кара елга һәм Юхмачы урманчылыклары эшчеләре үзләренә беркетелгән урман биләмәләрен һәм посадкаларны корыган агачлардан, көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Файдалануга яраклы корган агачларны исә утынга кисеп штабельләргә өйделәр. Урманнарны чистартуда быел район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре дә катнаша.