Дуңгызларга африка чумасы яный

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе хәбәр итә. Ел башыннан бирле дуңгызларда бу куркыныч чир Краснодар краенда, Тверь, Волгоград, Тула, Новгород өлкәләрендә, Карелия, Калмыкия республикаларында теркәлгән. Республикабызда дуңгызлар асраучы кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларын тикшерү ветеринар-санитар кагыйдәләрнең бозылу фактларын ачыклаган. Әйтик, дуңгызларны тиешле термик эшкәртү үткәрмичә ашханәләрдәге ашамлык калдыклары белән тукландыру очраклары һ.б.мәгълүм булган. Ә бит мондый бозулар африка чумасы вирусы үтеп керүгә һәм таралуга китерергә мөмкин. Дуңгыз асраучылар тиешле кагыйдәләрне истә тотарга һәм тайпылышсыз үтәргә тиешләр. Африка чумасының үтә куркыныч чир булуын онытмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International