Узган елның 15 сентябрендә кичке җиденче яртылар тирәсендә Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Сергей Варламов гаебе белән җитди авария килеп чыкты. “ВАЗ-21099” автомобилендә Түбән Әлки-Югары Колчурино автоюлыннан барганда С.Варламов юлның сул ягыннан килүче велосипедчы А.Мартыновны бәрдерә. А.Мартынов җитди җәрәхәтләр ала, суд-медицина экспертизасы бәяләмәсе буенча, аның сәламәтлегенә авыр зыян салына.
Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге авариянең төп сәбәбе – С.Варламовның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве. Аерым алганда, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең түбәндәге пунктлары таләпләре үтәлмәгән:
–юлларда транспорт чараларының уң як хәрәкәте билгеләнгән (1.4 п.);
–шофер транспорт чарасын билгеләнгән чикләүләрдән югарырак булмаган тизлек белән алып барырга, шул ук вакытта хәрәкәтнең интенсивлыгын, транспорт чарасының һәм йөкнең үзенчәлекләрен һәм нинди хәлдә булуын, юл һәм метеорология шартларын, аерым алганда, хәрәкәт юнәлешендәге күз күремен исәпкә алырга тиеш. Машинаның тизлеге шоферга транспорт чарасының тиешле таләпләр нигезендә хәрәкәт итүен даими контрольдә тоту мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Хәрәкәт өчен хәвеф килеп туса, һәм шофер моны күрә алырлык булса, ул тизлекне киметер өчен (транспорт чарасын туктатуга кадәр) мөмкин булган чараларны күрергә бурычлы (п.10.1);
–торак пунктлардан читтә җиңел автомобильләргә һәм 3,5 тоннадан да авыррак булмаган йөк автомобильләренә автомагистральләрдә – күп дигәндә сәгатькә 110 километр тизлек белән, ә бүтән юлларда күп дигәндә сәгатькә 90 километр тизлек белән хәрәкәтләнергә рөхсәт ителә.
Суд утырышында Сергей Варламов үзенең гаебен тулысынча таныды, кылганына үкенүен белдерде. Район суды аны РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 1 бүлеге буенча – автомобиль белән идарә итүче кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы һәм моның саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуы өчен – гаепле дип тапты һәм ике елга иреген чикләү җәзасын билгеләде (транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителмәде).
РФ Җинаятьләр кодексының 53 маддәсе 1 бүлеге нигезендә С.Варламовка хөкем ителүчеләргә күзәтчелек итүче махсус дәүләт органына хәбәр итмичә яшәгән урынын алыштырмау, шулай ук Әлки районыннан читкә чыкмау, айга бер мәртәбә бу органда теркәлү үтү бурычы йөкләнде.