Бу акциянең төп максаты – транспорт чарасы белән эчкән килеш идарә итүгә юл куймау, юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру, аварияләрдә зыян күрүчеләр санын киметү. Икеайлык барышында хокук сакчылары, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда даими контроль алып бара, рейдлар, тикшерүләр үткәрелә.
Узган атна дәвамында гына да район территориясендә эчкән килеш руль артына утырган сигез кеше тоткарланды. Алар закон нигезендә кырыс җәзага тартылачак.
Исерек йөртүчеләр автоаварияләрдә кеше гомерләре өзелүнең төп сәбәпчеләреннән берсе булып кала.Фронт сводкаларын хәтерләтүче статистика мәгълүматлары буенча, былтыр Россиядә 233800 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 33 меңнән артык кеше һәлак булган. Бу халык саны буенча Россиядән 3,5 тапкыр һәм автомобильләр саны буенча 6 тапкыр өстенрәк булган бөтен Европа союзындагы кадәр үк. Россиядә коточкыч “рекорд” куелды: 1 миллион автомобильгә якынча 900 үлем очрагы туры килә. Бу Германиядәгегә караганда –10 мәртәбә, АКШ ка караганда 5,5 мәртәбә күбрәк. Кеше гомерләре өзелүнең төп сәбәпчеләре – исерек яисә гамьсез шоферлар.
Дәүләт автоинспекциясендә быел эчкән килеш руль артына утыручылар аркасында юл-транспорт һәлакәтләренең 20 процентка кимүен әйтәләр. Әмма барыбер һәр 13 авариянең берсен алар китереп чыгарган. Ел саен без юлларда зур булмаган бер шәһәр халкын югалтабыз.