Тикшерү барышында ачыкланганча, 6 апрельдә 15 һәм 16 сәгатьләр арасында исерек хәлдәге П. үзара ызгыш барышында И. ның эченә пычак белән кадый. Моны ул аңлы рәвештә, И.ны үтерү теләге белән эшли, җинаять коралы пычакны да алдан ук әзерләп куйган була. Нәтиҗәдә И. район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә вафат булды.
Алдан тикшерү барышында берничә генитик экспертиза, сорау алулар үткәрелде, һәм П.ның гаебен раслау өчен җитәрлек исбатлау базасы тупланды. Якын арада бу җинаять эше Әлки район судында каралачак.