Апрель аенда үткән Рәсәй татар авыллары эшмәкәрләре җыенында “авылларда эш юк” дип чыгыш ясаучылар булды. Шунда Балтачтан Җәлил хәзрәт Фазлыев сүз алып:
–Мин 50 ел инде авылда яшим. Авылда эшнең беткәнен күргәнем юк әле. Элеккеге агайлар авылдагы бүгенге мөмкинлекләрне күрсәләр, безнең булдыксызлыкка хәйран калырлар иде,–дип чыгыш ясады.
Чынлап та, авылда терлек асрап көн күрү өчен хәзер бик күп шартлар тудырылды. Бердән, дәүләт ел саен терлекләрнең баш санына карап төрле субсидияләр бүлеп бирсә, икенчедән, пай җирләре өчен дивиденд хисабына олау-олау бөртек, печән өләшенә. Аннан, соңгы елларда малларның баш саны кимү аркасында көтүлекләр, печәнлекләр дә иркенәйде.
Бүген район шәхси хуҗалыкларында 3047 баш савым сыеры исәпләнә. Апрель аенда авыл халкы 4348 центнер сөт саткан. Бу бер сыерга исәпләгәндә уртача 45 килограмм дигән сүз.
Дөрес, халыктан сөт җыю эше һәр авыл җирлегендә дә тиешенчә оештырылмаган әле. Әйтик, ел башыннан 1 майга кадәр район буенча бер сыердан уртача 444 килограмм сөт хәзерләнгән. Бер үк шартларда эшләгән Иске Хурада авыл җирлегендә бу бер сыердан уртача нибары 71 килограмм, Югары Колчуринода – 88, Түбән Кәчидә 80 килограмм тәшкил итә. Дөрес, Түбән Кәчи авыл җирлеге май аенда бу юнәлештә уңай якка җитди үзгәреш ясады. Биредә сөтне узган елның шул чорындагыдан да, алдагы ункөнлектәгедән дә йөзәрләгән литрга күбрәк җыеп тапшыра башладылар.
Ә сөт сатуда лидер авыл җирлекләре исемлеге үзгәрешсез кала. Бу – Яңа Салман (ел башыннан 1 майгача һәр сыердан уртача 1789 кг), Алпар (813 кг), Ташбилге (800 кг), Карга (692 кг), Иске Камка (553 кг), Иске Салман (551 кг) авыл җирлекләре.
Районда савым сыерлары асраучы гаилә фермалары да бу көннәрдә шактый киеренке эшлиләр. Әйтик, Ташбилгедәге Рәмзил Әхмәдиев гаилә фермасы һәр көнне 170 литр сөт тапшыра. Ул узган апрель аенда сөт сатудан 50 мең сумнан артык акча алган. Әле бит Рәмзилнең савыла торган сыерлары унау гына, тагын 8 баш буаз танасы һәм 11 баш бозавы бар.
Татар Төгәлбәеннән Фәнис Гәрәев гаилә фермасында барлыгы 97 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 16 сы савым сыерлары. Алардан көн саен 200 килограмм сөт савыла. Тиздән тагын 20 баш тана алып, маллар санын ишәйтергә фермерның исәбе.
Узган якшәмбедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән видеокиңәшмәдә дә терлекчелек турында сүз булып алды. ТР Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов һәр баш савым терлеге өчен 680 шәр сум күләмендә бирелә торган ярдәмнең май аена тиешлесен Сабан туена чаклы таратып бетерәсе иде, дигән теләген әйтте. 680 шәр сум һәр сыер өчен май, июнь, июль, август айларында түләнә. Бу ярдәм халыктагы сыерлар өчен дә, гаилә фермалары, хуҗалыклардагы малларга да бердәй бүлеп биреләчәк.
Президент бу тәкъдимне хуплады һәм район җитәкчеләренә, җәмәгать терлекләре өчен азык хәзерләгәндә халыкка да ярдәм итү бурычын куйды.