Россия регионнары арасындаТатарстан Республикасында тәүлеклек сөт сатуның максималь күләме 3,1 мең тоннага җиткән.Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае - 2,5 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна.
Сөт сату күләме буенча беренче ун төбәккә шулай ук Киров өлкәсе (1,7 мең тонна), Свердловск (1,6 мең тонна), Ленинград өлкәсе (1,6 мең тонна), Мәскәү (1,5 мең тонна), Белгород (1,3 мең тонна), Новосибирск (1,3 мең тонна), Вологда (1,2 мең тонна) өлкәләре керә.
Илнең авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан тәүлегенә уртача савым 15,33 кг тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 0,9 кг ка артыграк.
«Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3 мең 396,9 тонна тәшкил итә, бу 93,2 тоннага яки узган елның шушы чорына караганда 2,8 процентка артыграк», – диде министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, Россия авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатыла торган сөтнең 7,5 проценты республика өлешенә туры килә.
Сөт терлекчелеге Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының төп юнәлешләреннән берсе булуын һәм республикада сөт җитештерү һәм сатуга ярдәм итү буенча Министрлык тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексының уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 29 гыйнварына сөт саву һәм аны сату турындагы тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_178938.pdf сайтында “Оператив мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.