Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Елены Краснованың 2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы белән башланды.
2018 елда башкарылган эшләр турында фельдшер Валентина Чернова, Чуаш Борнае урта мәктәбе директоры Николай Хвостов, Югары Колчурино авыл мәдәният йорты мөдире Наталья Симухина, "Хузангай" ҖЧҖ баш агрономы Юрий Льдинов хисап тотты. 2018 елда җирлектә оператив хәл, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүгә һәм социаль мошенниклык профилактикасына юнәлдерелгән чаралар белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченные Виктор Горячев таныштырды.
Республикада һәм районда эшләүче авыл хуҗалыгы программалары турында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәрит Вәгыйзов сөйләде.
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лариса Давыдова халыкны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау күләмнәре белән таныштырды.
Аннары район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Халык сорауларына җаваплар бирелде.
Алдынгылар бүләкләнде