1 февральдән федераль ташламачыларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артачак

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

1 февральдән башлап айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Россиядә иң массалы социаль түләү 4,3% ка индексацияләнәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Пенсия фонды аны 340 меңнән артык федераль ташламачыга түли, шул исәптән инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар 

Социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче дә 4,3 процентка индексацияләнәчәк. Исегезгә төшерәбез: НСУ алу хокукына ия федераль ташламачылар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International