Әлки районында 53 чыгарылыш сыйныф укучысының күпчелеге БДИ тапшыру өчен җәмгыять белеме фәнен сайладылар

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан БДИ үткәрү сроклары билгеле инде. 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт имтиханнары, элеккечә үк, өч этапта узачак. 20 марттан 10 апрельгә кадәр имтиханнарны вакытыннан алда тапшырырга мөмкин булачак. 27 майдан 1 июльгә кадәр имтихан тапшыруның төп этабы, ә 3-20 сентябрь – өстәмә этап.

БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина сүзләренә караганда, 11 сыйныф укучыларының күпчелеге БДИ тапшыру өчен җәмгыять белеме фәнен сайлаган. Бу фән буенча 20 егет һәм кыз үзләренең белемнәрен тикшерәчәк. Сүз уңаенда, бөтен ил буенча да җәмгыять белеме буенча имтиханнарны тапшырырга карар иткән кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Физика буенча аттестация үтәргә теләүче балалар да аз түгел бездә (15 чыгарылыш сыйныф укучысы), биология, тарих (9әр укучы), химия (7 укучы).И нглиз телен һәм информатиканы икешәр кеше сайлаган.

Рус теле (3 июнь) һәм математика буенча БДИ (29 май) һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри булып кала. Математика буенча профиль һәм база дәрәҗәсендәге имтиханнар бер көндә үткәрелә. Узган елларда күп кенә укучылар үзләрен ике төр имтиханда сынап карадылар. Ә быел бер вариантны гына сайлап алырга мөмкин булачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан 24 кеше база, 29 – профильле дәрәҗәләргә тукталдылар. Билгеле булганча, соңгыларын математика буенча югары уку йортларына кергәндә нәтиҗәләр кирәк булган укучылар сайлый.

Әгәр укучы рус теле һәм математика буенча кирәкле балл җыймаса, БДИны сентябрьдә яңадан тапшыра алачак. Аттестат алу өчен рус теле буенча 24 баллдан да ким булмаска, ә математиканың база дәрәҗәсе буенча 3 балл җыярга кирәк (5 баллы шкала буенча).

Декабрь аенда 11 сыйныф укучылары рус әдәбияты буенча йомгаклау иншасын яздылар. Ул «зачет», «зачет»системасы буенча бәяләнгән. Барлык укучылар да инша яздылар һәм БДИга кертелделәр.

Алсу Зәйнуллина сүзләренә караганда, алдагы елларда чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе БДИны резерв имтихан чорына тапшырачак.

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарына ныклап әзерлек дәвам итә. Укучылар сынау имтиханнарында үзләрен берничә тапкыр сынап карадылар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International