Яңа Үргәгар авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Халык җыены авыл җирлеге башлыгы  Әнвәр Рәхимҗановның  2018 елда башкарылган эшләр турындагы хисабы белән башланды.

2018 елда башкарылган эшләр турында җирле хезмәтләр җитәкчеләре хисап тотты. 2018 елда җирлектә оператив хәл, яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтүгә һәм социаль мошенниклык профилактикасына юнәлдерелгән чаралар белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция участок уполномоченные таныштырды.

Республикада һәм районда эшләүче авыл хуҗалыгы программалары турында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев сөйләде.

Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Лариса Давыдова халыкны 2018 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау күләмнәре белән таныштырды.

. Аннары район хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Халык сорауларына җаваплар бирелде.

Алдынгылар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International