Яшьләр форумы

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Район мәдәният йортында форумда 300 катнашучы җыелды. Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Студентларга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, Александр Федорович аларны тормышта дөрес юл сайларга чакырды. "Һөнәр алып, язмышыгызны туган районыгыз белән бәйләсәгез иде. Әлки районыбыз  белән горурланыгыз, туган җиребезгә файда китерергә тырышыгыз. Районыбыз чәчәк атсын өчен бар нәрсә бар:җир, территория, инфраструктура. Район үсеше өчен үз көчләрен, белемнәрен,осталыкларын кызганмаучы яшь,белемле белгечләр генә кирәк. Ә бездә бүген яңа предприятиеләр ачыла,эш урыннары булдырыла һәм яхшы тормыш шартлары тудырыла»,-дип ассызыклады район башлыгы. Александр Никошин район тормышында актив катнашучы яшь белгечләргә һәм студентларга Мактау грамоталары тапшырды.

Аннары форум трибунасына егетләр һәм кызлар күтәрелде. Шунысы куанычлы, аларның күбесе укудан соң туган районга кайтырга теләк белдерделәр. Форумда ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова,якташыбыз,Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, профессор, Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең микробиология кафедрасы мөдире Альберт Галиуллин катнашты.

Форумнан соң бәйрәм "Алинә" спорт комплексында дәвам итте. Биредә тамашачылар 2018 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышларын күрделәр. Яшьләрне И. В. Йосыпов сәламләде . Ул уңышларга ирешүчеләрне бүләкләде. Аларга киләсе елда укуларында һәм спортта уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International