23 май көнне Чуаш Кичүе авылы китапханәсе районның барлык китапханәчеләрен үзенә җыйды. Мондый бәйге беренче мәртәбә уздырылгангамы, анда катнашучылар бик дулкынланды. Бәйрәмне район үзәк китапханәсе мөдире Татьяна Петухова ачып җибәрде.
–Без барыбыз да “мәдәният” дип аталучы кораб белән идарә итәбез. Штурвалны кайсы якка тотабыз – киләчәгебез язмышы шуңа бәйле. Китап уку, белем эстәү һәркемнең көндәлек ихтыяҗына әверелсен иде – без шуның өчен тырышабыз,–диде ул, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап.
Конкурсны Ташбилге авылы китапханәчесе Рузалия Абдуллтна һәм Урта Әлки китапханәчесе Мәдинә Камалиева алып бардылар, һәм алар вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәделәр.
Ә бәйгедә катнашкан Венера Сираҗева (Югары Әлки), Лира Амукова (Борискино), Надежда Кумарова (Түбән Кәчи), Резидә Борһанова (Чуаш Кичүе) һәм Галина Фомина (Юхмачы) хезмәттәшләре алдында бөтенләй бүтән яктан ачылдылар. Алар шигырь язу, сәнгатьле итеп сөйләү, матур гөлләр үстерү, гөмбә җыю, кул эшләре белән шөгыльләнү, пешерү осталыгына ия, белемле булулары өстенә, юмор хисенә дә ия икәнлекләрен күрсәттеләр. Алар бәйгеләргә әзерләнгән арада бүтән китапханәчеләр тамашачыларны моңлы җырлар белән сөендерделәр.
Менә жюри бәйге йомгакларын игълан итте. “Минем һөнәрем китапханәче” конкурсының җиңүчесе дип Резидә Борһанова табылды. Катнашучыларның барысы да төрле номинацияләр буенча җиңүче булды. Аларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды. Мондый бәйгеләр үткәрүне тридициягә кертергә карар кылдылар.