Беренче карашка сабыйны, кечкенә малайны-кызны, үсмерне һәртөрле куркынычтан, күңелсезлекләрдән яклау омтылышы өлкәннәрнең аңына инстинкт дәрәҗәсендә салынган булырга тиеш. Кызганычка каршы, реаль тормышта, бигрәк тә хәзерге заманда, киресен күрергә туры килә: яңа туган сабыен бәби табу йортында калдырып чыккан ананы баласын чүплеккә чыгарып ташлаганы белән чагыштырасың да, беренчесе мәрхәмәтлерәк икән, дисең. Ә бит коточкыч күренеш! Бернинди кешелеклелек кануннарына сыймаслык гамәл. Җәмгыятьтә хәл шуңа барып җитте ки, кайбер шәһәрләрдә әнә шундый күке-әниләр өчен баласыннан котылу чарасы – махсус тартмалар куя башладылар! (үзенә күрә сабыйны яклау һәм саклау чарасы!).
Ә күпме кечкенә кызлар һәм малайлар, исерек ата-ана тәрбиясеннән качып, ташландык өйләрдә, подвалларда, салкын подъездларда куркынычсыз почмак эзләп каңгырып йөриләр! Күпмесен шул ук башын югалтып эчкән әниләреннән коткару өчен социаль яклау органнары приютларга урнаштыра… Бер сүз белән әйткәндә, иркә кочакта, җылы өйдә, әти-әнисенең җылы карашы астында үсәргә тиешле чиксез сөйкемле балаларның кайберләре (әйтергә кирәк, күп, бик күп алар) чынлап торып яклауга мохтаҗ.
Бүген безнең районда 18 яшькәчә 4615 бала бар, аларның 2423 е малайлар, 2192 се кызлар. Алар туган ягыбызның киләчәге, һәр гаиләнең, һәр ата һәм ананың олыгайган көнендә терәк булыр дип үстерә торган өмете. Аларның барысының да янәшәсендә ышанычлы яклаучысы булсын, тормышта үзләрен ялгыз итеп тоймасыннар иде балалар.