2019 елның 5 февралендә Әлки районы мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле филармониясе концерты узды. Артистлар тамашачыларга иң яхшы номерларын бүләк иттеләр. Алар башкаруында татар халык җырлары һәркемнең күңел кылларына үтеп керде.