Татарстан Росреестры гражданнар өчен күчмә консультацияләр графигын раслады

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Росреестры республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр үткәрә,  район халкы Казанга килмичә дә консультация ала алалар: территориаль бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне  Идарә җитәкчесе урынбасарлары алып бара; Дәүләт һәм кадастр исәбе вакытында барлыкка килгән теге яки бу проблеманы хәл итүдә, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләр буенча ярдәм алырга мөмкин. Моның өчен консультация үткәреләчәк территориаль бүлекнең телефон номеры яки Үзәк идарә аппаратының кабул итү бүлмәсе телефоны номеры буенча алдан язылып куярга кирәк (әлеге мәгълүмат ведомствоның рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында күрсәтелгән).

Февраль аенда Югары Ослан районы территориаль бүлегендә һәм Саба һәм Теләче районнары буенча муниципальара бүлегендә консультацияләр узачак. Башка районнарда күчмә консультацияләр алдагы айларда үткәреләчәк. Гражданнарның күчмә консультацияләренең тулы графигы белән шулай ук Идарәнең рәсми www.rosreestr.tatarstan.ru сайтының “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә танышырга мөмкин.

Игътибар итегез: күчмә консультацияләр һәм шәхси кабул итү вакытында гына түгел, ә онлайн режимда Росреестр идарәсе җитәкчесенең барлык урынбасарларыннан да җавап алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры гражданнарны Skype түләүсез аралашу программасы ярдәмендә видео аша кабул итә. Шулай итеп, һәр граждан видео-кабул итүдә катнаша һәм реаль вакыт режимында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.  Гариза бирүчеләрне кабул итүнең әлеге форматы хезмәт итү сәбәпле ирекле вакыт белән һәм шулай ук үз физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен аеруча уңайлы.  Ведомство җитәкчелегенә видео аша кабул итәргә теләүчеләргә skype@rosreestr.org адресына гариза бирергә кирәк. Видеоприемның һәр катнашучысытүбәндәге мәгълүматны күрсәтеп  гариза бирергә тиеш: Фамилия,исеме һәм атасының исеме, Skypeның  логины, телефон номеры(өй яки кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм  бирергә теләгән сорау.

Белешмә: җитәкчелек белән элемтәгә керү өчен видеоэлемтә аша Skype коммуникацион программасында теркәлергә һәм урнаштырырга кирәк, сезнең компьютер микрофон һәм веб – камера белән җиһазландырылган булырга тиеш.

Мәсьәләне телефон аша хәл итәргә мөмкин булганда(фикер  яки тәкъдим калдыру, Росреестр һәм КФҮ эше графигын аныклау, документларның һәм башкалар) тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн буена Росреестр колл-үзәге эшли.

Бушлай кайнар линия 8-800-100-34-34 номеры буенча шалтыратып, сез өйдән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә квалификацияле ярдәм алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International