Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны тоту буенча субсидияләр алуга 2019 елда 390 млн сум каралган

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

5 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча фикер алыштылар. Комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д. А. Медведевка ил территориясендә  нарат балтырганының  үсүен бетерү буенча дәүләт программасын эшләү кирәклеге турындагы мәсьәлә буенча мөрәҗәгате проектын хупладылар.

Узган елгы дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов таныштырды. 2018 елда дәүләт программасы чараларын финанслау 20 340, 6 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 7 334,5 млн.сум федераль бюджеттан. Кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 2 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күләмен арттыру өчен республикада 200 дән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы булдырылды.

«Халык баш санын саклап калсын өчен, узган ел март аеннан субсидия бирелде. Бу сөткә бәяләр кимүдән килгән зыянны компенсацияләргә ярдәм итте. Быел бу ярдәм чарасы сакланган. Шушы көннәрдә исемлекләрне авыл җирлекләреннән җыя башлыйбыз. Республика бюджетында 391 млн. сум каралган», - дип сөйләде докладчы.

Хәбипов сүзләренә караганда, бер сыер асраучылар өчен компенсация 2 мең сум тәшкил итәчәк, ике сыер – һәр сыерга 3әр мең,, өч һәм аннан да күбрәк – һәр сыерга 4әр мең сум.

«Узган ел без халыкның югалган керемнәрен компенсацияләүгә ирештек. Сөт бәясе ел башына 13 сумнан 18 сумга кадәр тирбәлде. Ел ахырына күп районнарда 17-18 сумга җитте. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча, өстәлгән бәягә салымны исәпкә алып, алар 19 сумнан 24 сумга кадәр тәшкил итә. Продукциянең сыйфатына һәм күләменә бәйле рәвештә 28 сумга да сатып алучы предприятиеләр бар», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

«Узган ел Россия төбәкләре арасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстан дүртенче урынны алды, ул Ростов һәм Белгород өлкәләреннән калыша, дип билгеләп үтте Хабипов. Акча кереме 100,8 млрд сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы тармагы рентабельлеге-барлык субсидияләрне исәпкә алып, 9,5%. 15 һәм 17 процентка җиткән еллар да бар иде. Әмма электр энергиясе һәм запас частьләр бәяләренең, салымнар ел саен артуы рентабельлелекне киметте», – дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

Утырышта шулай ук авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, лейкоз авыруын бетерү буенча май указларын гамәлгә ашыру турында да сүз булды. Фикер алышуда Вадим Махеев, Рафаэль Юнысов, Елена Минакова һәм башкалар катнашты.

Утырышта комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д. А. Медведевка Россия Федерациясе территориясендә нарат балтырганының үсүен бетерү өлешендә үсемлекчелектә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча Россия Федерациясе дәүләт программасын эшләү кирәклеге мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен дә хупладылар. "Россельхозцентр» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2017 елда илдә чүп үләне үскән мәйдан 51 мең гектар тәшкил иткән, ә 2018 елда-инде 80 мең гектар. Татарстанда 2017 елда балтырган 109 га якын мәйданда таралган, 2018 елда-536 га.

ТР Дәүләт Советы һәм Татар-информ мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International