2019 елның 3 февралендә Сушка авылы янында аучылар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга матур музыкаль номерлар бүләк итте, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышларны оештыручылар һәм спонсорлар -Вәлиев Фоат Вәли улы һәм Шәйхетдинов Альберт Әсхәт улы.