Без тәмәкегә каршы!

2012 елның 1 июне, җомга

31 майда билгеләп үтелүче Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан оештырылган әлеге атналык барышында  белгечләр һәм тәрбиячеләр балалар белән тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны хакында әңгәмәләр, тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Шулай ук үсмерләрнең тәмәке тартуга мөнәсәбәте турында анкета, интеллектуаль һәм рольле уеннар, “Без тәмәкегә каршы!”темасына рәсемнәр конкурсы узды. Балалар һәр чарада зур кызыксыну белән һәм актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International