Төбәкара бәйгедә катнаштылар

2012 елның 1 июне, җомга

29 майда РОСТО (ДОСААФ) та хәрби-исәп белгечлеге буенча укучылар Түбән Камада  “Яшь йөртүче” төбәкара конкурсында катнаштылар.

Бәйгедә чыгыш ясаган 36 йөртүче арасында курсант егетебез Айдар Шәйдуллин алтынчы урынны алды. Укытучысы Сергей Платонов һәм инструктор Рафаэль Гафиятуллин шәкертләренең күрсәткечләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International