Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татагрэкспо" га чакыра

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен: авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазларын һәм запас частьләрен, үсемлекләрне яклау чараларын һәм ашламаларны, культуралар орлыкларын, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау җиһазларын һәм башкаларны үз эченә алачак. Күргәзмәгә килүчеләргә  Идел буе төбәкләреннән фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы натураль товарлар сатып алу мөмкинлеге тудырылачак.

Агросәнәгать форумы кысаларында зур эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Үткәрү урыны – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә урамы, 1 йорт (Халыкара аэропорт). Килүчеләр өчен күргәзмәгә керү ирекле (бушлай).

Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://agro.tatarstan.ru/rus/itogovaya-kollegiya.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International