7 февральдә «Бердәм Россия» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсендә Россия фәне көне билгеләп үтелде.
Бәйрәм хөрмәтенә партия башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм Яшь Гвардия активистлары Базарлы Матак мәктәбенең 10 сыйныф укучылары арасында танылган галимнәргә багышланган викторина оештырдылар.Викторина башланыр алдыннан җирле Башкарма комитет җитәкчесе Хәлиуллина Гөлшат һәм Яшь гвардия җирле штабы җитәкчесе Хәмитов Алмаз укучыларны бәйрәм һәм викторина кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Укучыларга викторина бик ошады һәм аннан соң һәр класста җиңүчеләр билгеләнде, аларга партиянең Әлки җирле бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.