Быел кыш үзен бөтен «барлыгын»та күрсәтә. Ул безне суыклары, яуган карлары һәм көчле бураннары белән дә сыный. Бигрәк тә бүген буран котырды. Бу көннәрдә юлчылар көнне төнгә ялгап эшлиләр.
«Алексеевскдорстрой» ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, коллектив һава торышы турында алдан белде, чаралар да күрде Кичке 6 февральдән 7 февральгә кадәр район юлларында 7 «КамАЗ» бертуктаусыз эшләде. Аларга бит 322 километр озынлыктагы юлны тәртиптә тотарга туры килә. Бүген иртән 7 «КамАЗ», 3 грейдер, 3 МТЗ тракторы хезмәт куйган, төштән соң аларга 5 «КамАЗ» кушылган.
Юл хезмәткәрләренә иртәгә дә көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләчәк. Синоптиклар 8 февраль иртәсендә дә буран котырачак дип кисәтә.