«Россия чаңгы юллары – 2019» XXXVII Бөтенроссия ачык чаңгы узышлары кысаларында 2019 елның 9 февралендә Әлки муниципаль районында Базарлы Матак авылында «Чаңгы базасы»спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак «Татарстан чаңгы юллары - 2019» традицион республика массакүләм ярышлары узачак. Массакүләм йөгерешләр 10.00 сәгатьтә башлана.
Сәгать 10.00. - парад-ачылыш
Сәгать 10.30. - массакүләм ярышта катнашучылар старты (дистанция-5 км, ирекле стиль)
Сәгать 11.00 дә. Әлки муниципаль районы халкы арасында 2 км, 3 км чаңгы ярышларында «ГТО» Бөтенроссия спорт комплексы сынауларын кабул итү оештырылачак.
ГТО нормативларын үтәү өчен gto.ru сайтында теркәлергә кирәк: УИН номеры алырга, шулай ук паспорт һәм табибтан рөхсәт кәгазе кирәк.