Министрлыкта гыйнвар ае өчен терлекчелек эшенә йомгаклар ясадылар.

2019 елның 8 феврале, җомга

Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Кышкы чорда сөт җитештерү-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен финанс чараларының төп чыганагы һәм әлеге мәсьәлә Министрлык тарафыннан даими контрольдә тотыла. (http://agro.tatarstan.ru/rus/oper.htm)

Авыл хуҗалыгы оешмалары агымдагы елның гыйнвар аенда 106 мең тонна сөт (узган елга карата 103%) һәм 33,2 мең тонна ит (бу 2018 елга карата 103%) җитештерделәр. Мөгезле эре терлек саны 722,5 мең баштан артык тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 241,2 мең баш. Бозаулар үрчеме 27,5 мең баштан артык тәшкил итә.

Министр урынбасары узган ел белән чагыштырганда сыерлар санын киметкән хуҗалыклар исемлегенә игътибар итте һәм муниципаль районнарга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы Республика оешмалары җитәкчеләрен шәхсән беркетү турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, республика бюджетында терлекләрнең баш санын саклап калу өчен 391 млн.сум күләмендә субсидия каралган. Бер сыер асраучылар өчен компенсация 2 мең сум тәшкил итәчәк, ике сыер – һәр сыер өчен 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк – 4 меңәр сум.

Йомгак ясап, Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2019 елның 13 февраленнән 15 февраленә кадәр Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә урамы, 1 нче йорт (Халыкара Аэропорт) адресы буенча «Казан ЭКСПО» Халыкара сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак  коллегия турында игълан итте һәм муниципаль районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрен тармакның җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен булган резервларны җентекләп өйрәнергә һәм кулланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International