Татарстанда электрон закладная белән беренче ипотека килешүе узды.

2019 елның 8 феврале, җомга

Закладная исемле документар кыйммәтле кәгазь (документның кәгазь төре) яки тиңдәшсез кыйммәтле кәгазь (көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган документның электрон төре), ул депозитарийларда саклана. Закладта заем бирүче һәм алучы турында мәгълүмат, кредит шартнамәсен төзү датасы һәм урыны, кредит суммасы һәм түләү срогы, ипотекага алынган милекнең исеме һәм тасвирламасы турында белешмәләр бар.

Электрон заклад формасы Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 26 апрелендәге 231 номерлы боерыгы белән расланган аны тутыру юлы белән төзелә, шул ук документ белән аны тутыру таләпләре билгеләнгән. Электрон закладной  белән сату-алу эшләрен башкару өчен заем бирүчегә электрон цифрлы имза кирәк.

Моңарчы мондый операцияләр кәгазь документлар ярдәмендә кул режимында үткәрелде. Үзәкләштерелгән депозитар  система (ҮДС) Мастерчейн платформасында электрон закладны саклау һәм исәпкә кую процессын автоматлаштырырга, аны какшамас итәргә мөмкинлек бирә. Экспертлар фаразларына караганда, ҮДС куллану депозитарийларның операция чыгымнарын 30-80% ка киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Мәгълүматларның гавами өлеше-заклад хуҗалары турында мәгълүматлар, депозитария саклау, депозитарийлар исәпкә алу һәм теркәлү даталары -  блокчейнга языла. Әлеге технологияне куллану  системаның зәгыйфлеген киметә һәм кирәк булганда файлларның бөтенлеген торгызу өчен  мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International