5 февральдә Алексеевск бистәсендә "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә "Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды. Абдуллин Айдар Фәргать улы, безнең мәктәпнең физика укытучысы, "Педагогик дебют"номинациясендә Әлки районын тәкъдим итте. Конкурсның республика этабында «Ел укытучысы» номинациясендә бердәм рейтингның беренче 40 позициясен алган укытучылар көч сынашачак, 20се - «Педагогик дебют» номинациясендә. Педагоглар үзләренең һөнәри казанышларын конкурс сынауларында күрсәттеләр. Алар арасында-дәрес һәм анализ үткәрү, шулай ук мастер-класс. Педагоглар эшенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогика көллияте вәкилләре, узган еллар конкурсында җиңүче укытучылар кергән компетентлы жюри бәя бирде.
Конкурс көннәре катнашучылар һәм җанатарлар өчен катлаулы сынаулар, дулкынлану, киеренке көрәш белән тулы иде. Иҗади турнир талантларны һәм тәҗрибәне күрсәтергә, һөнәри потенциалны ачарга, башка укытучылар белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Конкурсның зона этаплары нәтиҗәләре буенча катнашучыларга таныклыклар тапшырылды.
«Ел укытучысы» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре бөтен республика буенча зона этаплары узганнан соң, февраль уртасында билгеле булачак, шул исәптән Казанны да кертеп, баллар саны һәм рейтинг аша Татарстанның иң яхшы педагогларын сайлап алачаклар.