Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

2019 елның 8 феврале, җомга

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Сыерларның баш санын киметкән авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде:

- Галиуллин М. Р. - Түбән Әлки авыл җирлеге;

- Мамбетова И. А.-Чуаш Кичүе авыл җирлеге;

- Зарипов И. Г.-Чуаш Борнае авыл җирлеге;

- Сәлахов Р. А. - Юхмачы авыл җирлеге.

Сыерларның баш санын киметмәү максатларында, башлыкларга мини-фермалар төзергә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының таналар сатып алу программаларында катнашырга, шулай ук торак пунктларда халыкның хуҗалыкларында йөрүләрне  дәвам итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International