Экология конференциясе.

2019 елның 9 феврале, шимбә

Базарлы Матак урта мәктәбендә Мәктәп укучыларының Терентьев  А.М исемендәге XXV Идел буе фәнни экологик конференциясе булып узды. Конференция биш номинациядә узды, анда район мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Конференциядә "Спас заказнигы" әйләнә - тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторы Мурзакова Л. А. катнашты. Ул "Парклар маршы-2018" конкурсы җиңүчеләрен, лауреатларын һәм конкурсантларны әзерләгән укытучыларны бүләкләде. Илүзә Гарипованы  котлыйбыз! Ул конференция призеры булды һәм республикада безнең район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International