Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы Александр Никошин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин килде. Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.