Татарстан Росреестры: гомуми билгеләнештәге җирләрне хәзер бакчачыларның гомуми өлешле милкенә рәсмиләштерергә мөмкин

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатып узганча, әлеге хокукны теркәү өчен документлар пакеты әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта документлар исемлеге төрле булырга мөмкин – гомуми билгеләнештәге җир участогы дәүләт яки муниципаль милектә, яки җир участогы ширкәтнеке булу-булмауга бәйле рәвештә. (СНТ яки ОНТ).

Әгәр җир кишәрлеге дәүләт яки муниципаль милектә булса һәм ширкәт чикләрендә урнашкан булса, әлеге закон таләпләре нигезендә мондый җир кишәрлеге бакчачылык яки яшелчәчелек территориясе чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләре булган затларның гомуми өлешле милкенә тапшырылырга тиеш. Мондый җир кишәрлеген бирү максатыннан җир кишәрлеге урнашкан урын буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр гомуми билгеләнештәге җир участогы милек хокукы буенча ширкәтнеке булса, ул әлеге участокларның мәйданына пропорциональ рәвештә җир кишәрлекләре милекчеләре булып торган затларның гомуми өлешле милкенә, бакчачылык яки бакчалык территориясе чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренең барлык хуҗалары мондый мөлкәткә гомуми милек хокукында тиешле өлеш сатып алырга ризалык биргән булса, түләүсез тапшырылырга мөмкин.

Милекчеләр яки аларның вәкилләренә хокукны дәүләт теркәвенә алу максатында нотариаль ышанычнамә нигезендә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ширкәт әгъзаларының гомуми файдаланудагы күчемсез милекне дөрес гади вакланма рәвешендә милекчеләрнең гомуми өлешле милкенә тапшыру турындагы гомуми җыелышы Карарын тәкъдим итеп һәм дәүләт пошлинасын түләп. Аның күләме Россия Федерациясе Салым кодексы тарафыннан билгеләнгән һәм җирләрнең категориясенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International