2019 елның 13 февралендә Иске Алпар авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы үзенең күршеләренең, Яңа Чаллы авылында яшәүчеләрнең концерты белән сөендерде. Артистлар гармунда татар халык җырларын башкарулары тамашачыларга бик ошады. Алар белән бергә җырладылар, хәтта биергә дә керештеләр.