2019 елның беренче ае эчендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 6079 килешү (шуларның 2 195 - Казанда) һәм 2949 - җир кишәрлекләренә (шуларның 779-Казанда) теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2018 елда бу күрсәткечләр Татарстан Республикасы буенча торак урыннарга - 5 560, Казанда – 2 421; җир кишәрлекләренә – 2 812 һәм 1054.
Теркәлгән өлешле катнашу килешүләренә килгәндә, биредә сизелерлек үсеш күзәтелә. Шулай итеп, 2018 елда шул ук айда өлешләп катнашу буенча теркәлгән шартнамәләрнең гомуми саны 1191 булса, инде быел – 1534!
Шулай ук машина-урынга теркәлгән хокукларның гомуми саны да шактый арткан. 2019 елның гыйнварында алар – 138, 2018 елның гыйнварында нибары 2 иде!
Гомумән алганда, 2019 елның беренче аенда теркәлгән хокукларның гомуми саны, күчемсез милек объектларын чикләү 56 38 тәшкил итте