Инспекторның балалар белән очрашу мавыктыргыч әңгәмә формасында үтте. Янгын нинди сәбәп аркасында килеп чыга, ул кешеләр өчен нәрсәсе белән куркыныч – инспектор моны балаларга җентекләп аңлатты. Ут белән уйнауның ни өчен куркыныч булуы, шырпы-балаларга уенчык түгеллеге турында да сөйләштеләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгече сабыйларга бәла булган очракта ничек эшләргә кирәклеген сөйләде, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын исләренә төшерде.
Балаларны өйдә чолгап алган куркыныч предметлар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшкәннән соң Рәдис Инсапов малайлар һәм кызларга янгын сүндерүчеләрнең хезмәте, аларның кием-салымы, янгын сүндерүчеләрнең янгыннарга каршы көрәш өчен нинди техникадан файдаланулары турында җентекләп сөйләде.
«Кечкенәдән үк баланы ут белән сак эш итү күнекмәләренә өйрәтергә кирәк. Моннан тыш, өлкәннәр бу мәсьәләдә кечкенә балалар өчен үрнәк булырга тиеш», - ди янгын куркынычсызлыгы өлкән инспекторы.