Агрокөлияттә С категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә имтихан узды

2019 елның 15 феврале, җомга

2019 елның 15 февралендә Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалында «Хузангай» ҖЧҖ үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә укыган чыгарылыш сыйныф укучылары арасында имтихан узды.

Имтихан бирүчеләрнең әлеге категория техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханга 10 курсант гариза бирде һәм кертелде. Имтиханнарның теоретик өлешен уңышлы тапшырып, Беларус-1221 тракторында идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Имтихан тапшыру йомгаклары буенча якын арада курсантлар уку узу турында таныклык һәм С категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International