Аны шушы күркәм бәйрәм белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова, Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзәкир Гайфуллин килде. Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.