“Айнык шофер” икеайлыгы дәвам итә

2012 елның 6 июне, чәршәмбе

Хокук сакчылары, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда даими контроль алып бара, рейдлар, тикшерүләр үткәрелә. Соңгы ике атнада алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итүче 13 кеше тоткарланды. Менә алар – Базарлы Матактан Н.В.Толстов, А.В.Нуртдинов, Р.Р.Кыямов, Р.Х.Кәлимуллин, Каргадан Х.Х.Вазыйхов, Ташбилгедән Р.З.Ситдыйков, Хузангайдан С.В.Морелев, Иске Матактан Н.П.Пеняев, Хлебодаровкадан П.В.Кузнецов, Яңа Салманнан Ф.Ш.Гафиятуллин, Яңа Чаллыдан Р.И.Зарипов, Димитровградтан А.А.Дурян, Саранскидан А.Д.Григорян. (Мәгълүматларны район эчке эшләр бүлеге бирде). Эчкән хәлдә рульгә утыручылар үзләренең генә түгел, бүтән кешеләрнең дә тормышын куркыныч астына куюларын аңламыйлар микәнни? Юлларда көчле контроль киләсе атналарда да дәвам итәчәк. Гаеплеләргә карата закон нигезендә кырыс чаралар күреләчәк.

* * *

Үткән атнада район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булды. Аварияләрнең берсендә шофер тән җәрәхәтләре алды. Авариянең сәбәбе – тизлек режимын үтәмәү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International