Хәзер филиалның структур подразделениеләрендә – “Нурлат Новая” һәм “Чистопольская” подстанцияләре территорияләрендә локаль чистарту корылмаларында яңгыр суларын җыю һәм чистарту системалары эшли. Чистартылган суны аннан соң кая кую проблемасы да бар иде, чөнки Нурлат һәм Чистай шәһәрләрендә яңгыр канализациясе коммуналь челтәрләре юк. Әмма бу суны үз кирәк ярагыңа файдалану җае табылды, ә бу табигать ресурсларын куллануны шактый кыскартырга мөмкинлек бирә. Перспективада филиалның тагын 5 сәнәгать мәйданчыгында локаль чистарту корылмалары төзү планлаштырыла.
Акционерлык җәмгыяте, табигатькә китерелә торган зыянны киметү өчен, өстенлекне экологик аспектларны актив эзли. Әйтик, бу елның гыйнварында орнитофаунаны саклау оешмасы һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ җитәкчелеге вәкилләренең уртак киңәшмәсе булды. Табигатьне саклау органнары күптәннән инде электрүткәргеч һава линияләренең кошлар тормышына тискәре йогынты ясавы уңаеннан чаң кагалар. Орнитологлар кошларның электрүткәргеч линияләр аркасында һәлак булуы турында күпьеллык күзәтүләргә нигезләнгән мәгълүматлар китерделәр. Киңәшмәдә кошларны саклау программасын өч этапта гамәлгә ашырырга дигән уртак конструктив карар кабул ителде. Программаны үтәү өчен чөнки шактый күп средстволар кирәк булачак.
Беренче этапта кошларны саклау җайланмаларын ашыгыч төстә кую зарур булган районнар – РФ Кызыл китабына кертелгән бөркетләр (орлы-могильники) яшәгән урыннар билгеләнде. Чистай электр челтәрләре буенча бу Спас, Әлки, Алексеевск районнары. Икенче этапта беренче чираттагы чаралар башкарылачак. Ә өченче этапка кошларны саклау буенча ерак перспективага билгеләнгән чаралар кертеләчәк.
Хәзерге вакытта кошларны саклау җайланмаларын урнаштыру эше тулы күәткә бара. Быел гомуми озынлыгы 53 километр булган линияләрдә 2271 “Еж-стандарт” җайланмасын кую планлаштырыла. Программаның бу өлешен үтәү өчен бер миллион сумнан артык средство кирәк булачак. “Челтәр компаниясе” ААҖ бу чыгымнарга аңлы төстә бара, чөнки әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәү буенча чараларны биредә өстенлекле бурыч дип саныйлар. “Челтәр компаниясе” ААҖнең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сәясәтендә әнә шулай декларацияләнә, һәм энергетикларның сүзләре эштән аерылмый.