Югары сәнгатьне үз иткән алар

2012 елның 6 июне, чәршәмбе

Гадәти булмаган концерт иде бу. Бердән, музыка мәктәбен бит башка мәктәпләрдәге кебек унҗиде-унсигез яшьтә тәмамламыйлар икән, анысы беренче музыка классына ничә яшьтә килүеннән тора баланың. Биредә уку вакыты фортепьяно класслары өчен җиде, башка инструментларда уйнарга өйрәнү өчен биш ел белән чикләнә. Педагоглар баланы мәктәпкә кабул иткәндә шушы вакыт эчендә аны инструментта матур итеп уйный белергә өйрәтү, нота грамотасын үзләштерү, төрле илләр һәм чорлар композиторларының әсәрләре белән таныштыру максатларын куялар. Балаларга безнең район музыка мәктәбе рояль, баян, гитара кебек популяр һәм курай, сорнай, кыллы халык музыка кораллары кебек бүген сирәгрәк очраучы инструментларны үзләштерү мөмкинлеге бирә. Укучы моны үзе сайлый.

Икенчедән, отчет концертында дөньякүләм танылган бөек композиторларның әсәрләре яңгырау да күңелдә төрле хисләр уятты. Билгеле, музыкаль әсәрләрнең авторлары буларак Гендель, Бетховен, Шуберт кебегрәк фамилияләр аталгач, үзеңнән-үзең чыгыш ясаучыга хөрмәт белән карыйсың, җитди музыка тыңларга әзерләнәсең. Рояль артына килеп утырып, бармаклары белән клавишларга кагылган яисә итәгенә зур аккордеон куеп башын кыңгыр салган балаларга да мөнәсәбәт баштан ук бүтән төрле – анардан оста һәм матур уен көтәсең.

Музыка мәктәбенең чыгарылыш класслар укучыларының (биредә бит сыйныфлар да беренче я бишенче, җиденче дип саналмый, ә фортепьяно классы, баян классы дип атала) осталыклары төрле дәрәҗәдә иде, билгеле. Менә тагын: белгеч булмый торып әлеге чыгышларны ничек бәяләргә? Моны эшләү өчен мин ярдәмгә музыка мәктәбенең алыштыргысыз директоры Валентина Степановна Кирсановага ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Аның белән укучылар чыгыөларын бәяләүгә керешкәнче музыкага өйрәтүче педагоглар турында сөйләшеп алдык – алар үзләре дә бит һәркайсы уникаль кешеләр, музыка өлкәсендә белгечләр.

– Коллективыбыз зур түгел, нибары җиде кеше, әмма барысы да махсус белемле, зур тәҗрибәгә ия укытучылар,–дип башлады ул сүзен.– Мәсәлән, Надеҗда Александровна Крайнованың эш стаҗы 35 ел, ул аккордеон классларын алып бара, белгечлеге дә шул ук. Надеҗда Александровна сольфеджио һәм музыкаль әдәбият курсларын тәмамлап кайтты. Рәзинә Әсхәт кызы Гомәрова әлкилеләрнең зур күпчелегә таныш, ул баянчы да, синтезаторда да уйный, көйләр дә иҗат итә. Бездә Рәзинә әле оркестрыбыз белән дә җитәкчелек итә. Илнур Габделхәй улы Шагалиевны да белмәгән кеше юктыр, район сәхнәләрендә концертлар аның катнашыннан башка үтми. Әле шунысы да бар – Илнур безнең укучыбыз, ул музыка мәктәбен тәмамлаган иде, аннары сәнгать академиясендә белгечлек алды. Баян өстенә укучыларны синтезаторда уйнарга өйрәтә, ансамбль белән җитәкчелек итә. Гүзәл Рафаил кызы Арсланова Фирганә музыка училищесын тәмамлаган белгеч, бездә тугыз еллап эшли, фортепьяно классларын алып бара. Олеся Марсель кызы Гобәйдуллина хор белән җырлау буенча белгеч, гитарага да өйрәтә ул. Лилия Михайловна Леонтьева да тәҗрибәле педагог, балаларны аккордеонда уйнау серләренә өйрәтә.

Валентина Степановна Кирсанова үзе дә бик күпләргә мәгълүм шәхес. Аның эш тәҗрибәсе 37 ел тәшкил итә! Һәм гел бер җирдә! Балаларны югары сәнгать белән таныштыруга, музыканы аңларга өйрәтүгә, фортепьяноның аклы-каралы клавишларына басып, гаҗәеп көйләр чыгару, даһи музыканы аңлап кабул итү бәхетенә ирештерүгә багышланган аның гомере.

Инде музыка мәктәбе укучыларының отчет концертына кабат әйләнеп кайтыйк. Мәктәпне быел тугыз укучы тәмамлады, аларның икесе – егетләр. Концертны башлап җибәрү иң сәләтле укучыларның берса Зәйнетдинова Радмилага тапшырылган иде (ул Мәҗитов Илназ белән бергә конферансье ролен дә үтәде). Радмиланы укытучысы мактый, музыкага сәләте зур, ди. Әмма кызның мәктәптә дә төрле эшләрдә актив катнашуы музыкага вакытны азрак калдыра икән шул.

Музыка мәктәбен апалы-энеле (әллә абыйлы-сеңелле микән? Игезәкләр бит алар) Яруллиннар тәмамлап чыккан. Алия фортепьянода минуэт уйнап күрсәтте. Кызның алга таба да музыка белән җитди рәвештә шөгыльләнәсе килә, ди остазы Валентина Степановна, әгәр тәвәккәлләсә, Әлмәт музыка училищесына керергә ярдәм дә итәр идем, дип ышандыра. Музыка белән яшьтән үк, тукталып тормыйча шөгыльләнсәң генә җитди нәтиҗәләргә ирешеп булачак, дип раслый тәҗрибәле педагог.

Мища бик тә Алиянең игезәк сыңары Ильяс уены ошады: ул Бетховенның шактый катлаулы сонатасын оста итеп уйнап күрсәтте. Егетнең бармаклары клавишлар өстеннән йөгереп кенә үтә! Ул әле музыка мәктәбен фортепьяно классы буенча тәмамлаган бердәнбер егет тә икән бит.

Сафин Әскәрнең аккордеонда татар егетләре биюен уйнавын да бик яратып тыңладык, осталыгы бар аның. Моннан берничә ел ук республика конкурсында катнашып, диплом алып кайткан булган Әскәр. Борисова Кира чыгышын тамашачылар алкышлап кабул иттеләр – ул рояльдә меланхолик вальс уйнап, безне бераз моңсуланып алырга да мәҗбүр итте. Шулай ук остазлары сүзе буенча сәләтле кыз, нәкь менә музыка белән җитди шөгыльләнерлеге бар.

Насыйбуллина Динә курайда һәм сорнайда уйнап тамашачыны хуш итте. Ә төп музыка коралы баян икән кызның, аны да оста уйната ул. Гайфуллина Алсу да баян классыннан, отчет концерты өчен катлаулы әсәр сайлаган һәм аны шактый оста итеп уйнап та чыкты кыз.  Садыйкова Динә аккордеонда Гендельның “Пассакалия” дигән әсәрен башкарды. Сәгыйрова Алинә фортепьяно классын тәмамлый икән, аны да педагоглары бик мактый.

Менә шушы балалар – музыка мәктәбенең быелгы чыгарылышы. Күп түгел алар, әмма бит музыкага сәләт тә күпләргә бирелми. Укучыларга музыка мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар, ә укытучыларына мактау кәгазьләре тапшырылды.

Отчет концертында чыгарылышлар гына түгел, кечерәк классларда музыка белеме алучылар да катнашты. Аларның әлегә бик үк йөгерек булмаган, ләкин эчкерсез уеннарын тыңладык, безне шулай ук мәктәпнең музыкаль ансамбльләре дә чыгышлары белән сөендерделәр. Ә укытучылар ансамбленә кушылып Олеся Гобәйдуллина башкарган рус халык җыры бөтенләй күңелләрне күтәреп җибәрде. Юк, ни генә димәгез, җитди музыка да бик кирәк кешегә, ул бит җаннарны чистарту, эчке дөньяңны “сыйпап иркәләү” чарасы. Кечкенәдән шушы югары сәнгатькә сукмак салып, музыка коралын үзләштереп, көйләр матурлыгын башкаларга да җиткерә белгән музыка мәктәбе укучыларына чын күңелдән кызыккан, хәтта бераз көнләшкән хәлдә аларга уңышлар телик.           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International