16 февраль көнне Түбән Кәчи мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тематик чара үткәрделәр. Укучылар Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, совет гаскәрләренең һәм Әфганстанның Хөкүмәт гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре,совет сугышчыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, авыр шартларда җирле халыкка күрсәтелгән ярдәм турында белделәр