Әлки районының Алпар мәктәбендә Әфган сугышында һәлак булган авылдашлары Ирек Сөләймановны искә алдылар.

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Укучылар белән очрашуга  Әфганстан җирендә сугышчан интернациональ бурычларын үтәп, ә хәзер туган районында яшәп хезмәт итүче Илдус Нуруллин, Илфат Вафин, Фердинант Вәлиев, Илнур Фәрдиев, Илнур Хәйруллин килде. Бу ветераннар ел саен үзләренең сугышчан иптәшләре белән очраша, һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат булган «әфганчылар» зиратларында була, алар турында искә алалар. Хатирәләр күңелләрне кузгатса да Илдус Нуруллин башларыннан кичерергә туры килгән вакыйгалар  турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International