Депутатлар фракциясе утырышы узды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

18 февральдә Әлки җирле бүлегендә Әлки муниципаль районы Советында депутат фракциясенең 41 нче җыелышы узды.

2018 елның декабрендә партиянең Генераль советы Президиумы кабул иткән яңа Нигезләмәне фракция депутатлары карадылар һәм расладылар.

Депутатлар фракциясе әгъзалары алга таба партиядән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә әзерлек планы турында фикер алыштылар. Фракция җитәкчесе Рәшит Билалов депутатларны алдан тавыш бирү участокларының бүленеше белән таныштырды һәм район халкын әлеге мәгълүмат белән таныштыру кирәклеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International