Йогышлы кош гриппы барлыкка килүне булдырмау чаралары турында

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Йогышлы кош гриппы барлыкка килү учакларын  булдырмау өчен  зоогигиеник нормаларны һәм  хайваннар һәм кошларны тоту кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын имин территорияләрдән генә алырга һәм аларны ашату өчен термик эшкәртү үткәрергә, азык калдыклары да термик эшкәртелергә тиеш (3 сәгать дәвамында пешерелгән)кирәк. Дуңгыз һәм кошларны ябык режимда тотарга кирәк.  Күпләп сату урыннарында кош итен сатучыларда әлеге продукциягә махсус ветеринария документлары булган очракта гына сатып алырга кирәк. Яңа сатып алына торган дуңгызлар һәм кошларны ветеринария хезмәте органнарында һәм авыл администрацияләрендә теркәргә, төп стадиягә керешер алдыннан мәҗбүри карантин үткәрергә кирәк. Дуңгызларның африка чумасы авыруы шикләнгән очракта, хайван хуҗасына кичекмәстән бу хакта районның дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә һәм дуңгызлар авыру буенча шикле авыруларны һәм аларны изоляцияләргә, терлек сую һәм аларның сую продуктларын (ит, сала, тире, мамык, һәм башкаларны) туктатырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International